12 мартта ТР МДНнең яшьләр эшләре һәм дәгъват бүлекләре чираттагы яшьләр очрашуын уздырды. Бу юлы очрашу Россия ислам институтының актлар залында үтте. Очрашуга танылган шәхесләр Мингол Галиев, Гөлзада Сафиуллина, Ильяс Халиков һәм Динар Шәймарданов килгән иде. Алар татар мөнәҗәте тарихы турында, мөнәҗәтләрнең гарәп нәшидләре һәм төрек илаһиятләре белән аермасы турында сөйләделәр, жанр үзенчәлекләрен ачып бирделәр. Һәм, әлбәттә, мөнәҗәт тә әйттеләр.
Шулай ук институт шәкерте Абдулвалий Мөселманов ике телдә нәшид башкарды. Аның өчен бу чыгыш Бөгелмәдә узачак төбәкара мөнәҗәт фестивале алдыннан үзенә күрә бер әзерлек тә булды. Бөгелмәдә “Зәйтүнә” төбәкара мөҗәт фестивале 15 мартта узачак.
Очрашуда шулай ук логик фикерләүгә, сәнгатьле сөйләм осталыкларын ачыклауга корылган бәйгеләр дә оештырылды. Җиңүчеләргә Гөлзада Сафиуллина истәлекле дисклар бүләк итте.