Шамаил – рәссам туганыбызның кадерле бүләге...

13 март 2015 ел 14:12

ТР МДН игълан иткән “Минем өемнең шамаиле” республика акциясе кысаларында татар шамаилләре конкурсы үткәрелә. Әлеге конкурсның – "Гаилә ядкаре" дип аталган номинациясенә тәкъдим ителгән гаилә шамаилнең авторы – Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче рәссам Рәис Шаһи.

“Һәр татар йортында “Аятел-көрси” догасын очратырга мөмкин: элек-электән килгән матур гадәтләрнең берсе бу – аны шамаил формасында, гади кәгазь битенә яздырып та элеп куйганнар. Әлеге сүрә Коръәндәге иң олы догаларның берсе. Аны укыган кешегә шайтан якыная алмас, сырхау кеше укыса – сихәт табыр. Конкурска тәкъдим ителгән шамаилдә дә әлеге олуг дога язылган. Рәис абый – безнең туганыбыз, Чаллыда яшәп иҗат итүче рәссам. Гаилә бәйрәмнәренә ул һәрвакытта матур рәсемнәр, шамаилләр, тугралар бүләк итә. Безнең барлык туганнарның йортларында аның иҗат җимешләре саклана, шамаилләре өйләребезне нурландырып, күңелләребезне пакьландырып тора. Конкурска тәкъдим ителгән “Аятел-көрси” язылган шамаил дә шундый кадерле бүләкләрнең берсе”, - дип яза безгә конкурска шамаилне тәкъдим иткән Бикмуллина Алинә Фарис кызы.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана