Аллаһы Тәгалә чыдамлык, сабырлык, ярдәм бирсен

13 март 2015 ел 14:54

Бүген, 13 мартта, “Адмирал” сәүдә үзәгендә мәрхүм булганнар рухына багышлап республиканың зур мәчетләрендә җомга намазыннан соң Коръән укып, дога кылынды. Фаҗигадә гомерләре өзелгән мәрхүмнәрне искә алу, аларның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашу уңаеннан төп чара Кол Шәриф мәчетендә үткәрелде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин янгында мәрхүм булганнарның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты. “Сәүдә үзәгендәге янгында үлгәннәр хакында авыр хәбәрләр тарала тора. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнәрнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашам, зыян күргәннәрнең тизрәк сәламәтләнүләрен телим. Без, догалар кылып, Аллаһы Тәгаләдән шушы бәлага таручыларга чыдамлык, сабырлык, ярдәм бирүен сорыйбыз. Раббыбыз, кайгыларга-борчуларга тарыганнарның хәлләрен азга гына булса да җиңеләйтсәң иде. Мондый фаҗигалар алга таба безне урап узсын, барчабызга тыныч яшәргә язсын иде”, - диде мөфти.   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана