Мөселманнар мәчетләрдә янгында мәрхүм булганнар белән хушлашалар

13 март 2015 ел 16:02

“Адмирал” фаҗигасе Гаилә мәчете мәхәлләсенә дә кагылды. Бүген җомга намазыннан соң мәчет ишегалдында таҗик егете – 44 яшьлек Касыймҗан Тураевка җеназа намазы укылды. Аның хатыны һәм алты баласы ятим калды. Касыймҗан Казанга 1996 нчы елда ук күченеп килгән булган.
Якташлары хәзер фаҗигадә зыян күргән таҗик гаиләләренә ярдәм оештыру турында сөйләшәләр. Таҗикларның якташлык җәмгыяте җитәкчесе Хикмәтулло Гадоев сүзләренә караганда, моргта тагын өч таҗик егете ята.
Гаилә мәчете коллективы фаҗигале төстә вафат булган егетләрнең туганнарының, якыннарының, якташларының тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһы Раббыбыз барасы урыннарын җәннәттә кылса иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана