Нәзарәт вәкилләре Пермьдә «Мөселман дөньясы» дип аталган форумда катнаша

13 март 2015 ел 16:24

Пермьдә «Мөселман дөньясы» дип аталган форум уза. Әлеге төбәктә бу чара инде бишенче ел рәттән үткәрелә. Форумның төп максаты - халыкны Ислам дине белән таныштыру, аның мәдәнияте, бай мирасы турында мәгълүмат җиткерү, әлеге диннең традицияләрен һәм бәйрәмнәрен барлау. Милләтара һәм дини мөнәсәбәтләрне ныгыту, шулай ук, иң әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.

Чарада катнашучыларны Татарстан мөфтие исеменнән нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров сәламләде. Нияз хәзрәт Татарстан мөфтияте тарафыннан дини мирасны торгызу һәм халыкка җиткерү өчен башкарылган эшләр хакында сөйләде.

Форум кысаларында мөселманнарга багышланган күргәзмә оештырылган иде. Ел саен әлеге күргәзмәдә 19 төбәктән мөселманнар тормышы белән бәйле экспонатлар урын ала. Күргәзмәдә ТР МДНнең “Хәләл” комитеты һәм “Хузур” нәшрият йорты да катнашты. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана