Теләче мөслимәләре гаилә мәсьәләләре хакында фикер алышты

16 март 2015 ел 09:49

Теләче бистәсе мәчетендә  "Хатын- кызның гаиләдәге роле" исеме астында районда яшәүче мөслимәләр җыены узды. Ошбу тәүге җыенда сүз "Хатын -кызның гайләви тормышында булган хаклары һәм бурычлары", шулай ук "Балаларны ислам рухында тәрбияләү ысуллары" хакында барды.
15 мартта исә өйлә намазыннан соң  мөслимәләрнең икенче җыеннары уздырылды.
Җыенда күтәрелгән темалар: "Балаларда атага карата хөрмәт тәрбияләү", һәм " Лә иләһә иллә Әллаһу кәлимәсенең фазыйләтләре вә әһәмияте". Шуннан соң мөслимәләр үзләрен борчыган сорауларны тикшерделәр һәм  2 атнадан соң 29 мартта яңадан күрешергә килештеләр.

Чара мөслимәләрнең бергәләшеп чәй эчүләре белән тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана