“Иман” нәшрияте “Гарифулла хәзрәт Гайнуллин – Казанның соңгы ишаны” дип аталган китап нәшер итте

16 март 2015 ел 10:39

Мәгълүм булганча, 2015 ел нәзарәт тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак уздырыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров бу китапның шушы ел кысаларында нәшер ителүе хакында әйтте. “Гарифулла хәзрәт мәшхүр имам Баязит хәзрәт Хәйруллинның укучысы. Белгәнебезчә, Баязит хәзрәт Зәйнулла Рәсүлинең укучысы. Бу китапта ислам дөньясында зур эз калдырган остазлар хакында шактый мәгълүмат тупланган. Моннан тыш “Тарикать нәрсә ул?” , “Идел буендагы тарикатьләр: тарихы һәм хәзерге заман” кебек язмалар, Гарифулла хәзрәт мөнәҗәтләре, кызы Зөбәрҗәт абыстайның истәлекләре урын алды”, - диде ул китап белән таныштырып.

Гарифулла хәзрәт Гайнуллинга (1894-1984) багышланган  җыентык  Вәлиулла хәзрәт Якупов тарафыннан 2012 елда әзерләнгән. Яңа басмага Гарифулла хәзрәт турында яңа материаллар өстәлгән һәм җыентык тагын да тулыландырылган.

Гарифулла хәзрәт Гайнуллин тумышы белән Буа районының Аксу авылыннан. Аңар Беренче Бөтендөнья сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашырга туры килгән. Совет заманында Мәрҗани мәчетенә йөри,  яшерен рәвештә зикерләр әйтергә, догалар укырга укучылар җыя торган була. 1957 елда хаҗ кыла. Мондый бәхет СССР чорында бик сирәкләргә эләгә. Гарифулла хәзрәт совет чорында бик күп мөселманнар өчен рухи остаз була, югары әхлак үрнәген күрсәтеп яши.  

Китапны “Апанай” мәчетеннән алырга мөмкин.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана