15 март көнне Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә 4 яшьтән алып 15 яшькә кадәр балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтте. Балалар арасында Коръән укучылар бәйгесен Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте оештырды. Чараны Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ачып җибәрде, ул Коръәнне укуның һәм ятлауның әһәмиятен ассызыклады.
Бәйгедә Әлмәт һәм Сарман районыннан 100 дән артык бала катнашты. Бәйге 5 номинация буенча үтте: Коръәннең 1 нче җүзенең яртысын, “Гаммә” җүзен, “Гаммә” һәм “Тәбәрәк” җүзләрен, Коръәннең 3 җүзен, Коръәннең 4 җүзен тәҗвид белән яттан уку. Коръәнне тәҗвид белән яттан уку шарт булып торды.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
Коръәннең 1 нче җүзенең яртысын белү (4-6 яшь):
1 урын – Хәлимә Әүһәдиева һәм Райхан Хәйруллин
2 урын – Валерия Минжаева һәм Габделбари Солнколыв
3 урын – Сөмбел Мингалимова һәм Ислам Хәсәнов
Коръәннең 1 нче җүзенең яртысын яттан белү (6-10 яшь):
1 урын – Айгөл Җәмалетдинова һәм Ислам Насыров
2 урын –Җәннәт Минсабирова һәм Исмәгыйл Куряев
3 урын – Әминә Әүһәдиева һәм Йосыф Хәмидов
Коръәннең 1 нче җүзенең яртысын яттан белү(10-15 яшь):
1 урын – Хәбибә Сәфәрова һәм Ильяс Гөбәйдуллин
2 урын – Әминә Ибраһимова һәм Ильяс Хәйдәров
3 урын – Сөмәя Хакова һәм Данил Гатауллин
“Гаммә” җүзен яттан белү (6-10 яшь):
1 урын – Гәзизә Минсабирова һәм Әхмәд Сәхибҗанов
2 урын – Әмирә Хөснуллина һәм Габдулла Хәмитов
3 урын – Мәрьям Хаметова һәм Габделгазиз Әүһәдиева
“Гаммә” җүзен яттан белү(10-15 яшь):
1 урын – Шабнам Саидова һәм Имран Акберханов
2 урын – Аделя Исмагыйлова һәм Зөфәр Сәхибҗанов
3 урын – Сухраб Сираҗетдинов
“Гаммә” һәм “Тәбәрәк” җүзләрен яттан белү(6-10 яшь):
1 урын – Наҗия Мофлюхунова һәм Раян Хузин
“Гаммә” һәм “Тәбәрәк” җүзләрен яттан белү (10-15 яшь):
1 урын – Хәбибә Мофлюхунова һәм Габденнур Акберханов
2 урын – Алсу Зайдуллина һәм Ибраһим Дәүләтшин
3 урын – Сафия Ханнанова
Коръәннең 3 җүзен яттан белү(10-15 яшь):
1 урын – Алина Насырова һәм Әхмәд Хаметов
2 урын – Әсма һәм Габдулла Әүһәдиевлар
3 урын – Гайшә Вәлиева һәм Мөхәммәд Хаметов
Коръәннең 4 җүзен яттан белү (10-15 яшь):
1 урын - Асия Мофлюхунова
2 урын – Алия Хасаншина
Бәйгедә җиңүчеләр дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
Бәйгенең төп бүләге - “Аппак” хуҗалыгы җитәкчесе Э.М.Пукачев тарафыннан бирелгән сарык 11 җүзне яттан белүче Асия Мофлюхуновага насыйп булды.