Төрле төбәк мөселманнары хезмәттәшлек итү турында килеште

16 март 2015 ел 11:52

Бүген нәзарәттә ике мөфтият арасында хезмәттәшлек хакында килешүгә кул куелды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте арасында төзелгән килешүгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Иваново өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин кул куйды.

Төрле төбәк дин әһелләре  үзара тәҗрибә уртаклашу, дини уку йортларын  әсбаплар белән тәэмин итү, якшәмбе мәктәпләрен оештыру, “хәләл” индустриясен үстерү  һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә ниятлиләр.

Камил хәзрәт кунакны нәзарәт проектлары, “Хузур” нәшрият эшчәнлеге белән таныштырды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана