14мартта Алабуга шәһәрендә, “Бәйрәм” кафесында гомрә хаҗын кылып кайткан мөселманнар белән очрашу мәҗлесе узды. Бу юлы гомрәгә 13 кеше барып кайтты. Алар ике атна Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә Аллаһы Тәгалә кунаклары булдылар.
Әлеге мәҗлестә гомрә кылучылар үзләренең изге урыннарга барып кайтулары, кичергән хис-тойгылары турында сөйләп, җыелган мөселманнарны хаҗ һәм гомрә кылуны кичектермәскә чакырдылар. Аларның сүзләре, гомрә кылучыларны күреп тыңларга дип килгән йөздән артык мөселманны битараф калдырмады. Аллаһы Тәгалә кылган гомрәләрне кабул кылсын!