Бөгелмәдә “Зәйтүнә” төбәкара мөнәҗәт фестивале яшьләрне дә, өлкәннәрне дә җыйды

16 март 2015 ел 12:04

ТР МДН, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең “Татар мәдәнияте үзәге” белән берлектә “Зәйтүнә” төбәкара мөнәҗәт фестивален уздырды. Фестиваль өченче ел рәттән оештырылды.  Быел катнашучылар арасында республика районнарыннан гына түгел, Башкортстан, Оренбург якларыннан килүчеләр дә бар иде. Берничә номинациядә узган фестивальдә катнашучылар саны 90га җитте. Азнакай, Баулы, Ютазы районнары мөхтәсибләре һәм Мөслим, Яңа Чишмә, Лениногорск районнары мөхтәсиб урынбасарлары фестивальнең кунагы булды.

Фестивальне Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәер-фатихасын биреп ачып җибәрде һәм ул мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештерде.

Фестивальдә Татарстан җөмһүриятенең атказанган һәм халык артисты, профессор Мингол Галиев жюри рәисе булды. Шулай ук чыгыш ясаучыларны көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Марданшин, төрле конкурслар лауреаты, “Сорнай” ансамбле солисты Илгиз Шәйхразиев һәм ТР МДНнең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова бәяләде. 

Баллар куйганда катнашучыларның башкару осталыгы, мөнәҗәтләрне сайлый белүе, сәхнә костюмнары, үз-үзләрен тотышлары да бәяләнде. Бигрәк тә мөнәҗәтләрне тамашачылар күңеленә җиткерерлек итеп башкаруга  аерым игътибар бирелде.  

Фестиваль бәйгесе 6 сәгатькә сузылды. Татар халкы мөнәҗәтләре бәйгесе дипломнар, бүләкләр, “Хузур” нәшрият йортыннан китаплар, сертификатлар тапшыру белән төгәлләнде. Ахырдан фестивальне оештыруга матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фестиваль нәтиҗәләре

 Ялгыз башкару

7-12 яшьлекләр арасында.

1 –Илгизә Галиуллина (Зәй)

2 – Розалина Латыпова (Кандра)

3- Диана Галиева (Лениногорск)

12-18 яшьлекләр арасында.

1- Алсу Исрафилова (Мамадыш)

2- Нигъмәтулла Якубзода (Казан, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе)

3- Зөһрә Шакирова (Яңа Чишмә)

18 һәм 40 яшьлекләр арасында.

1- Лилия Җиһаншина (Казан)

2- АбдулВалий Мөселманов (Казан, РИУ)

3- Махфузолла Якубзода (Казан, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе)

40 һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында.

1- Наҗия Талипова (Чирмешән)

2- Гөлгенә Авзалова (Бөгелмә)

3- Лилия Шәяхмәтова (Кандра)

Ансамбльләр

Яшьләр

Рисәлә (Яңа Чишмә)

Хәлил (Казан, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе)

Ишрак (Бөгелмә)

Өлкәннәр

Тургай (Бөгелмә, Карабаш)

Хыял (Казан, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе)

Хәзинә (Башкортстан, Кандра)

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана