“Ак мәчет” мәдрәсәсендә үткәрелгән фәнни чарада җәмгыятьне борчыган сораулар каралды

17 март 2015 ел 09:52

Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсе соңгы өч елда Чаллы педагогия институты белән берлектә  фәнни-гамәли конференцияләр уздырып килә. Быелгы конференцияне оештыруда  Казан федераль университетының Чаллы филиалы да катнашты.

 Мәдрәсә ректоры, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли белдерүенчә, мөселман җәмгыятендә туган сорауларга бүгенге көндә  бергәләп җавап эзләнә. 14 мартта узган чираттагы конференция эшендә дә дини һәм дөньяви галимнәр, студентлар катнашты. Шулай ук чит илләрдән дә вәкилләр бар иде.

Конференциядә катнашучылар  пленар өлешендә чыгышлар  тыңладылар. Аннары фикер алышу секцияләрдә дәвам итте. Соңыннан резолюция кабул ителде.

 Форумр төп бер мәсьәләгә - җәмгыять тормышын тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмиятен күрсәтүгә багышланды. Ошбу темага чыгыш ясап, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең  беренче  урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм сәяси фәннәр докторы, Россия  ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин күп кенә мөһим сорауларга җавап бирделәр. Мәсәлән, Рөстәм хәзрәт Батыр җәмгыятьтәге диннәр төрлелеге шартларында дәүләтнең дөньявилыгы нинди булырга тиешлеген күтәрде. “Дәүләт бу очракта үз сәясәтен гражданнарының дини мәнфәгатьләрен искә алып үткәрергә тиеш. Моңа шартлар тудырылмау җәмгыятьнең радикальләшүенә китерә. Әгәр дөньяви уку йорты укытучысы дәрескә яулыктан килсә, моңардан уку-укыту программасы үзгәрәме? Әлбәттә, үзгәрми,”- диде ул. Рөстәм хәзрәт Батыр дөньяви дәүләт моделе кеше хокукларын исәпкә алып бетермәгән очракта,  аның атеистик модельнең бер формасы булырга мөмкинлеген искәртте.

 Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин төп игътибарны дини мәгариф системасын яңа югарылыкка күтәрү, белем бирүдә бердәм стандартлар (таләпләр) нигезендә эш итү кирәклеге турында сөйләде. “Социаль тотрыклылык турында сүз алып барабыз икән, ул һичшиксез җәмгыять һәм дәүләт тарафыннан да дөрес куелырга һәм конфессиональ сәясәт дөрес булырга тиеш дигән фикерләр яңгырады. Ул чыннан да шулай. Күп проблемалар муллаларга кайтарып калдырыла. Ә чынбарлыкта нинди генә проблеманы алма – яулык булсынмы, китапмы – бүген ул мөселман өммәте проблемасы. Ә иртәгә бөтен җәмгыять проблемасы булачак. Яулык бәйләгән укытучыны, балаларны мәктәпкә кертү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкиндер.Яулык салдыруның кем өчен файдасы бар? Әлбәттә, мондый күренешләр җәмгыятькә каршы тискәре караш өчен җирлек тудыру, җәмгыятьне радикальләштерү генә. Террорчылык нигезендә җәмгыятьтә хәл ителмәгән әнә шундый проблемалар ята. Кайда хәерчелек, кайда динне кысрыклау – ул шул җирлектә туа. Ягъни дәүләт күпвакыт үзенә үзе проблема тудыра,”- диде ул.

Рәфыйк хәзрәт Ислам яңарышы мәсьәләләренә дә тукталды. Ул ошбу хакта болай диде: “Ислам җәмгыятькә әйләнеп кайтты. Татарстанда мең ярым, Рәсәйдә сигез мең мәчет бар. Мин ислам яңарышы дигән терминны әзрәк кулланам. Чөнки яңарыш сүзе башкачарак мәгънәдә. Җәмгыятьтә ислам традицияләрен яңартып, аның файдалы якларын алып үстерү дигән сүз. Әмма ислам традицияләре яңара, ислам яңарышы бара дип әйтергә иртәрәктер. Чөнки нинди генә мәсьәләне карасак та, ул ислам диненең яңарышы булып түгел, ә аның аморф (формасызлык, таркаулык), гомуми формада җәмгыятькә әйләнеп кайтуын күрәбез. Ул җәмгыятьтә, мөселманнарның үзләре эчендә бик күп проблемалар тудыра. Мәзһәб мәсьәләсен генә алыйк. Яшьләр арасында мәзһәбне кабул итмәү бар. Мин Коръән һәм сөннәт буенча яшим, диләр. Тәгаен нигездә аның нәрсә икәнен аңлап җиткермәсәләр дә”.

Рәфыйк Мөхәммәтшин алда торган проблемаларның берсе итеп, дини мәгариф системасын камилләштерүне, чит илләрдәге вузлар белән конкуренциягә керә алырлык вузлар булдыруны, мөселман зыялыларын тәрбияләүне атады, имамның дини сорауларда гына түгел, ә дөньяви мәсьәләләрдән дә хәбардар булырга тиешлеген искәртте.

Кыргызстан Президенты каршындагы Җәмәгать шурасы вәкиле Кадыр Курбанбәк улы Маликов үз чыгышында игътибарны Урта Азия республикаларына янаган радикальләшүгә юнәлтте. Ул дин кадрлары әзерләүдә, уку әсбаплары белән ярдәм итүдә Татарстанга зур өмет баглауларын белдерде. Кадыр Курбәнбәк улы революциягә кадәр кыргыз халкының динне Казанда басылган уку әсбаплары нигезендә өйрәнүен хәбәр итте.

Конференциядә тикшерелгән мәсьәләләр буенча резолюция кабул ителде. Анда “Ак мәчет” мәдрәсәсе базасында форумнар- сөйләшүләр, фикер алышуларны  дәвам итү, “Ислам дине һәм фән” журналын нәшер итә башлау, конференция барышында яңгыраган чыгышларны бер җыентыкка туплап бастырып чыгару бурычлары чагылыш тапты.

Хәлил Шәрипов

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана