"Гаилә" мәчете балаларны язгы лагерьга чакыра

17 март 2015 ел 10:46

Язгы каникуллар вакытында, 22 марттан башлап, “Гаилә” мәчетендә балалар өчен хәйрия лагеры оештырыла. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенә караганда, лагерьда ислам гыйлемнәрен үзләштерергә дә, ял итәргә дә бар мөмкинлекләр бар. “Бу язда без 40 малай һәм 40 кыз бала килүен көтәбез. Көндезге лагерь сәгать  иртәнге тугыздан дүрткә кадәр эшләячәк. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Коръән-хафизлар, мөгаллимнәр белән үзенчәлекле дәресләр уздыруны оештыра. Биредә ислам нигезләре, әхлак дәресләре укытыла. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла. Шуңа да игътибар юнәлтәсем килә, лагерь түләүсез.  Балаларны ашату да каралган”, - диде Рөстәм хәзрәт.

Лагерьга йөрүче балалар өчен мәдәни чаралар, уеннар оештыру да каралган.

Хәйрия лагерена  язылыр өчен  телефон: 8 (843) 223-06-62.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана