16 мартта Арча мөхтәсибәте каршында башлангыч дини белем бирү курсларын тәмамлау кичәсе булды. Көн тәртибе буенча район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев имтихан тапшыручыларга үзенең хәер-фатихасын бирде. Остазлары Гиниятуллина Гөлшат Тәлгать кызына олуг рәхмәтен белдерде.
29 укучы әлеге курслар барышында алган дини белемнәрен тикшерә алды. Алар билетлар буенча дин-шәригать сорауларына җавап бирделәр, Коръән укып күрсәттеләр. Чара дини гыйлем алу хакында шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасы белән тәмамланды.