Гаилә хокукы – мөселман хокукының иң әһәмиятле бүлекләреннән берсе

17 март 2015 ел 12:41

“Хузур” нәшрият йортының яңа китабы дөнья күрде – «Классическое исламское семейное право» (“Ислам динендә гаилә хокукы нигезләре”). Китап авторы – тарих фәннәре кандидаты, ТР МДНнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, Казан ислам университеты проректоры Рөстәм Нургалеев. Китапның рус телле нөсхәсе дөньяга чыкты, татар телендәгесе басмага әзерләнә.

Китапта гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең барлык кирәкле темалары искә алынган, материалны яхшырак аңлау өчен мисаллар китерелгән, абруйлы мөселман тәгълиматы мәктәпләре һәм зур галимнәр фикерләре искә алынган.

“Гаилә хокукы – мөселман хокукының иң әһәмиятле бүлекләреннән берсе, ул хәләл җефетләр, балалар, шулай ук гаиләнең бүтән әгъзалары арасында шәхси һәм милек мөнәсәбәтләрен тәртипкә китерә. Әлеге бүлекне өйрәнүнең әһәмиятен ачык баш миендә операция үткәрүче нейрохирург эшчәнлеге белән чагыштырып була: табиб хатасы аркасында авыру үлмәсә дә, мәңгегә инвалид булып калырга мөмкин. Монда да шулай ук: хаталы фикерләү яки әлеге бүлекне белмәү безне рухи яктан үтермәсә дә, гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә иң гади нигезләрне белмәү аркасында ясала торган хата үзгәртеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, - диелә китапта.

Китап киң даирә укучыларга – мөселман уку йортлары мөгаллимнәре һәм студентлары, мөселман кануннары буенча яшәргә теләгән мөселманнар һәм исламның гаилә хокукы белән танышырга теләүчеләр өчен тәгаенләнгән. Уку әсбабы аңлаешлы тел белән язылган, кулланылган дини терминнарга өстәмә аңлатма бирелгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана