Бүген Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Бахтыбай Бейсенбаев һәм Мисырның “Нур Мөбарәк” ислам мәдәнияте университетының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Али Әлмөхәммәт белән очрашты.
Очрашуда сүз Казахстан белән Татарстан диния нәзарәтләре арасында мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек кору турында барды. Камил хәзрәт кунакларны Татарстан мөфтияте эшчәнлеге, проектлары белән таныштырды, мәдрәсәләр турында сөйләде. Шулай ук имамнар гыйлемен күтәрү буенча оештырлыган укулар һәм уку әсбаплары, дини китаплар нәшер итүче “Хузур” хакында җиткерде.
Казахстаннан килгән кунаклар үз чиратларында мөфтигә очрашу өчен рәхмәтләрен әйттеләр.
Кунаклар республикага 4 көнгә килгәннәр. Алар сәфәр кысаларында мәдрәсәләрдә, мәчетләрдә булып, укыту тәртипләре белән якыннан танышырга да ният иткәннәр.