Уруссу мәдрәсәсендә “Башлангыч дини белем бирү курсларында дини дәресләр укыту” темасына квалификация күтәрү курслары бара

17 март 2015 ел 14:40

9 мартта Уруссу мәдрәсәсендә “Башлангыч дини белем бирү курсларында дини дәресләр укыту” темасына квалификация күтәрү курслары башланып китте. Чараны ТР МДН, КФУ һәм Ютазы районы мөхтәсибе, “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрдәншин оештырдылар.

Марат хәзрәт Мәрдәншин әйтүенчә, әлеге курсларда алган белемнәр мөгаллимнәргә уку-укыту процессын заманчалаштырып оештырырга, башлангыч дини белем бирү өлкәсендә квалификацияләрен үстерергә ярдәм итәчәк.

“Курсларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен без лекцияләрдн тыш, семинарлар һәм группаларда кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышуга корылган түгәрәк өстәлләр дә керттек. Лекцияләрне “Фәнис” мәдрәсәсе һәм КФУ белгечләре укый”, - дип сөйләде Марат хәзрәт.

Курслар 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Һәр тыңлаучыга махсус сертификатлар тапшырылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана