11 мартта Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин татар халкы мирасын өйрәнүгә, күренекле Гобәйдуллиннар нәселе калдырган мирасны барлауга багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты. Әлеге чара Мәсгуть Гобәйдуллинның тууына 140 ел тулу уңаеннан Ютазы районында оештырылды.
Марат хәзрәт “Евразия цивилизациясендә ислам дине роле” дигән темага чыгыш ясады.