Бүген мөфтияткә Красноярск крае мөселманнары мөфтие Гаяз хәзрәт Фатхуллин килде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гаяз хәзрәтне нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай Татарстандагы дини вәзгыять турында сөйләде, яңа уку елыннан мәдрәсәләргә кертелә торган уку-укыту стандартлары хакында аңлатты.
Очрашуда Татарстан һәм Красноярск мөфтиятләре арасында хезмәттәшлек итү хакында килешенде.