Бу көннәрдә Нурлат районында Коръән өйрәнү һәм дәгъват эшчәнлеген алып бару нигезләре буенча курслар бара. Укулар 21 февральдә башланган иде, 23 мартка кадәр дәвам итә.
Әлеге квалификация күтәрү курсын ТР МДН, КФУ һәм Нурлат мөхтәсибәте оештырды.
Коръән дәресе Изге китапка бәйле тарихи сәхифәләрне барлаудан, билгеле бер аятьләрнең, сүрәләрнең иңү вакыйгаларын өйрәнүдән гыйбарәт.
Укуларга йөрүчеләргә КФУ сертификаты тапшырыла.