Мөфти Чирмешәндә

18 март 2015 ел 13:38

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чирмешән мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла.  Сәфәр иртәнге якта район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән очрашудан башланды. Фердинат Дәүләтшин мөфтигә район мөселманнары, дини вәзгыять хакында сөйләде. Район имам-мөхтәсибе һәм авыл имамнары эшчәнлеген уңай яктан билгеләп узды.

Камил хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган проектлар хакында сөйләде. Чирмешән мөселманнарына дини-иҗтимагый эшләрдә актив булырга  чакырды, алга таба да шулай бердәм өммәт булып яшәүне теләде.

Очрашуда катнашкан район имам-мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин сүзләренә караганда, җирлектә динара татулыкны саклау  һәм социаль ислам юнәлешен ныгытуга кагылышлы эшләр алып барыла.   

Район башлыгы белән сөйләшүдә шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм көнчыгыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана