14 мартта Яр Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Иҗтимагый процессларда тотрыклылыкны саклауда ислам роле” дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чараны КФУның Чаллыдагы филиалы, Чаллы социаль-педагогика технологияләре һәм ресурслары институты, “Ак мәчет” мәдрәсәсе уздырды.
Конференциядән соң ике көн дәвамында Төркиянең Адыяман университеты галимнәре, ислам фәннәре факультеты өлкән укытучысы Мостафа Гүвәт һәм икътисад һәм админстратив фәннәр факультеты деканы урынбасары Мурат Әйан “Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкертләренә дәресләр уткәрделәр.
Дәресләр гарәп телендә барды. Мәдрәсә мөгаллимнәре татарчага тәрҗемә итте. Шулай ук фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу ниятеннән түгәрәк өстәл уздырылды.