19 мартта Р. Фәхретдинов исемендәге Әлмәт мәдрәсәсендә “Ислам хокуклары” буенча ачык дәрес уздырылды. Дәресне мөгаллим Әдис хәзрәт Хәйруллин уздырды. Ачык дәресне мәдрәсә шәкертләре белән бергә ТР МДНнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, РИУ мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Нургалеев һәм нәзарәтнең уку-укыту һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин тыңлады.
Соңыннан дәрес җентекләп анализланды, тәкъдим-фикерләр әйтелде.
Ачык дәрестән соң Рөстәм хәзрәт Нургалеев ислам хокуклары буенча лекция укыды.