Бүген мөфтияттә җәйге каникул вакытында балалар һәм яшьләр өчен мөселман лагерьларен оештыруга кагылышлы җыелышы уздырылды. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә узган сөйләшүдә нәзарәт вәкилләре, мөхтәсибләр катнашты.
Елдан-ел мөселман лагерьларен оештыру арта бара. Әлеге лагерьлар балаларга ислам кыйммәтләрен җиткерү, яшь буынны дин белән таныштыру, сабыйларга әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтү мәйданчыгы булып тора. Мөгаллимнәр, дин әһелләре балалар өчен төрле очрашулар, дини, мәдәни чаралар, спорт ярышлары оештыралар.
Бүген нәзарәттә үткән еллар тәҗрибәсенә таянып эшләү һәм оештыруга кагылышлы проблемалар хакында фикер алыштылар.
Лагерьлар буенча киләсе сөйләшү апрель аенда уздырыла. Бу вакытка лагерьларны оештыру буенча әзер программаларны карау көтелә.