Кояш тотылганда көсүф намазы укыла

20 март 2015 ел 10:11

20 мартта кояш тотыла. Казанда әлеге күренешне сәгать  13.33тә күзәтергә мөмкин булачак.

Кояш тотылу гарәпчә «көсүф» дип атала.  Исламда кояш тотылганда Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчетләрдә  “Көсүф” намазын укырга чакырган.  

Әлеге намаз хакында “Гыйбадәт исламия” китабында түбәндәгеләр язылган:

"Сөяль: “Көсүф” намазы нинди намаз?

Җавап: Кояш тотылган заманда имам вә җәмәгать белән мәчеттә укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.

Сөяль: “Көсүф” сүзе нәрсәне аңлата?

Җавап: Кояш тотылу дигәнне аңлата.

Сөяль:  Көсүф намазыда имам кыйраәтне ничек укыр?

Җавап: Яшерен укыр, бик озын сүрәләр укыр.

Сөяль:  Намаздан соң ни кылырлар?

Җавап: Кояшның нуры ачылганчы тәүбә вә истигъфар һәм дога кылырлар”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана