Актанышның “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә мөхтәсибәтнең мөслимәләр берлеге “Зәвык белән киенгәнсең...” дигән чираттагы кичә үткәрде. Анда мөслимәләрнең зәвык белән киенү үрнәкләре күрсәтелде. Шунысы да күркәм гамәл - кызлар күлмәк-яулыкларны гына тәкъдим итеп калмады. Ә Исламда хатын-кызның гүзәллеген җиткерделәр.
Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закировак ичәдә катнашучы һәркемгә – кызларга, биючеләргә, мөнәҗәт әйтүчеләргә, оештыручыларга бик зур рәхмәтен белдерде. "Тышкы матурлыгыбыз да, эчке матурлыгыбыз да бер-берсенә тәңгәл килсен. Алган гыйлемнәребез белән гамәл кылып, матур булып, бергә булып, кардәш булып яшик. Бер-беребезнең кадерен белик, бер-беребезне хөрмәтлик, күркәм итеп яшик", - диде.