Казан имамнары җыелды

20 март 2015 ел 11:06

Башкаланың Әл-Мәрҗани мәчетендә Казан шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булып узды.  Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, башкала имамнары, чакырылган кунаклар катнашты. Сөйләшү барышында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә Пленумы утырышында күтәрелгән мәсьәләләр хакында  мәгълүмат бирелде.  Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин Татарстан Диния нәзарәте каршындагы Голамәләр Шурасы  составындагы үзгәрешләр һәм хәзер Казан шәһәре казые вазыйфаларын Абдулла хәзрәт  Әдһәмов башкарачагын хәбәр итте. 

Мансур хәзрәт Казан  мөхтәсибәте алдында  торган проблемаларга тукталды. Аерым алганда, Казан  мәчет-мәхәлләләре 1апрельгә кадәр Юстиция министрлыгына үзләренең эшчәнлекләре буенча хисап тотарга  һәм шуларга  бәйле документларны  тиешле тәртипкә китерергә тиешләр.

Әл-Мәрҗани мәчете имамы Рамил хәзрәт Мингәрәев  исә "Мөселман зираты" хакында сөйләде.

Җыенда шулай ук 17 мартта туган көннәрен билгеләп үткән Кол  Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт  һәм Миграҗъ мәчете  имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәтне гомер бәйрәмнәре  белән тәбрик иттеләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана