19 мартта Чистайдан нәзарәт игълан иткән “2015 ел- Татар дин галимнәре елы”на багышланган зур чара үткәрелде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге иҗтимагый фикер тарихы һәм исламны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Сәет-Дамир Шәһәвиев, фәнни хезмәткәрләр Айдар Хәйретдин һәм Радик Салихов, РИУ мөгаллиме Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, хакимият вәкилләре, район имамнары, җирле халык катнашты.
Мөхтәрәм кунаклар җыелган халыкка мәшһүр татар дин галимнәре Мөхәммәд-Закир ишан әл-Чистави, Габдрахман Утыз-Имәни, Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев хакында җентекләп сөйләделәр.
Чрада ислам нигезләренә багышланган видеоролик та күрсәтелде. Монна тыш Чистай мөхтәсибәте ТР МДН белән берлектә әзерләнгән мөхтәсибәт сайтын тәкъдим итте. Хәзер райондагы мәхәлләләр яңалыклары белән мөхтәсибәт сайтыннан да танышып барырга мөмкин.
Очрашу ахырында катнашучылар дин галимнәрен өйрәнүчеләргә, дин әһелләренә күп сандагы сорауларын юлладылар. Мондый очрашуларның ешрак булуын теләделәр.