Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә уздырылган чираттагы яшьләр очрашуында кыз балаларны тәрбияләү хакында сөйләштеләр. Очрашуга кунакка күп еллар дәвамында ислам гыйлемнәрен өйрәткән мөгаллимә Сәидә абыйстай Аппакова һәм яшьләр инде яратып өлгергән психолог Гөлназ Галәвиева килгән иде.
Кунаклар гаиләдә кыз баланы тәрбияләү серләрен төрле яклап ачтылар. Теоретик һәм методик яктан психолог яктыртса, гамәли сорауларны абыстай аңлатып бирде. Бала психологиясенең үзенчәлекләре, аларны дөрес бәяләп, баланың холкындагы үзгәрешләрне вакытында күреп алып, дөрес юнәлеш бирүгә кагылышлы киңәшләр катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Гаилә корырга ниятләгән яисә әле яңа гына гаилә төзеп яши башлаган яшьләргә болар хакында белү бик тә мөһим.
Кыз баланы тәрбияләүгә багышланган сөйләшү берничә сәгатькә сузылды. Шулай ук алга таба да бу темага багышланган очрашулар уздырырга килешенде.
Яшьләр белән очрашуларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге оештыра.