22 мартта Алабуга шәһәре җәмигъ мәчетендә 15 яшькә кадәр малайлар һәм кызлар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Бәйгене Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы, җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Хәлим хәзрәт Шамсүтдинов Коръән укып-өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләп, ачып җибәрде.
Әлеге бәйгенең максаты булып, балалар арасында Коръән өйрәнүне арттыру һәм аларны бу изге гамәлгә кызыктыру тора. Чөнки балалар бер-берсеннән үрнәк алып, тагын да матурырак һәм күбрәк өйрәнергә тырышалар. Катнашучыларның саны елдан-ел артуы һәм яшәрүе, әлеге максатка әкрен-әкрен генә ирешүне күрсәтә.
Бәйгедә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук, бәйгедә катнашучы иң яшь кыз һәм малай бүләкләнде. Җиңүчеләр исә, 25 нче мартта Яр Чаллы шәһәрендә узачак республикакүләм Коръән уку бәйгесендә катнашачаклар.