“Хузур” нәшрият йорты «Исламские течения и группы» (“Ислам динендәге агымнар һәм төркемнәр”) дип аталган китап нәшер итте. Аның авторы – тарих фәннәре кандидаты,Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы һәм исламны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Сәет-Дамир Шәһавиев.
Әлеге уку әсбабы булачак теологларга, ислам белгечләренә һәм көнчыгыш фәннәрен өйрәнүчеләргә тәкъдим ителә. Ул шулай ук ислам белгечлеге буенча квалификация күтәрү курсы тыңлаучыларына да ярдәмлек булып хезмәт итә ала.
Уку әсбабында ислам динендәге урта гасырлар дини агымнары һәм төркемнәре (шул исәптән - сөнниләр, шигыйлар, мөгътәзилитләр, хариҗитлар һәм мөрҗигыйтьләр) һәм хәзергеләре дә тикшерелә: Таблигъ җәмәгате, Нурҗулар, әл-Ихван әл-мөслимин, Хизб-ут-Тәхрир, Тәкфир җәмәгате һәм ваһһабчылар.