Түләүсез дистанцион укулар башлана

24 март 2015 ел 11:28

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм КФУ белән берлектә 25 марттан 8 апрельгә кадәр мәчетләр каршында оештырылган курслар мөгаллимнәре өчен квалификация күтәрү укуларын уздыра. Курслар дистанцион рәвештә уздырыла. Укулар түләүсез.

Курсларга язылу өчен РИИның Дистанцион уку үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Түбәндәге сылтамага кереп гариза калдырырга мөмкин: http://nilshalh.bget.ru/zapros/index.html

Курсларны оештыру җыелышы 25 мартта уздырыла. Үткәрү урыны: Пушкин урамы, 1 йорт (2 кат).

Оештыручылар:

Тел.: (843) 238-17-61, +79377774084 (Карибуллин Айдар Әкбәр улы), +79274356239 (Нәҗипов Илшат Тәбрис улы).

Электрон почта: e-riu@mail.ru

сайт: http://e-learning.kazanriu.ru 
Skype: cdo_rii, nilshat

Курслар тематикасы (онлайн дәресләр)

25 март - 8 апрель, 2015 ел:

Ислам нигезләре.

Курс ислам нигезләре һәм Идел-Урал төбәгендә таралган дини йолалар белән таныштыруны күз алдында тота. Укулар Идел буе халкы өчен традицион булган Имам Матуриди мәктәбе, хәнәфи мәзхәбе өйрәтүләренә таянып алып барыла.

Курс программасы махсус дини белем булмаган һәм ислам нигезләре белән кызыксынган киң катлам тыңлаучыларга исәпләнгән.

Лекцияләр тематикасы:

·                   Ислам дине тәгълимәте.

·                   Татар дин тәгълимате тарихы.

·                   Имам вазыйфалары һәм дәгъват эшчәнлеге нигезләре.

·                   Гыйбадәт кылу нигезләре.

·                   Коръән уку кагыйдәләре.

·                   Дини агымнар һәм секталар.

·                   Иман нигезләре.

·                   Россиядә ислам.

·                   Никах.

·                   Исем кушу.

·                   Җиназа.

Ислам дине фәннәрен укыту методлары.

"Ислам дине фәннәрен укыту методлары" курсы - ислам дине уку йортларында дини фәннәрне укыту барышында килеп туган проблемаларны өйрәнүгә, белем бирүнең гомумметодик принципларын, дидактик мәсьәләләрнең төрле чишү алымнарын күрсәтүгә юнәлдерелгән курс.

Дәресләрнең тематикасы:

Укыту принципларының төшенчәсе. Ислам динен укытуда тәрбиянең роле.
Ислам дине фәннәренең үзенчәлекләре һәм максатлары.
Укыту методларын системага салу.
Коръәнне укыту принциплары һәм методлары.
Коръәнне укыту максатлары, методлары.
Ислам гакыйдәсе дәресләренең дөньяга караш формалаштыруда роле.
Гакыйдә дәресләрен укыту методлары.
Ислам хокукы нигезләрен укыту тәртибе.
Гыйбадәт (фикһ) дәресләрен укыту методлары.
Хәдис фәне һәм аны укыту алымнары.
Хәдисләрне укыту үзенчәлекләре.
Ислам тарихы, әхлагын һәм рухи кыйммәтчелекләрен укыту методлары.
Пәйгамбәребез тормышын һәм ислам тарихын өйрәнү методлары.
Сира укытуның максатлары.
Әхлак дәресләренең тәрбияви әһәмияте.
Әхлак нормаларын өйрәнү принциплары.
Мөселманнарда дини бәйрәмнәр һәм аларны өйрәнү принциплары.
Мөселман бәйрәмнәрен һәм кичәләрен уздыру принциплары.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана