Узган ялларда Баулы мөхтәсибәте волейбол турниры үткәрде. Баулы, Әлмәт, Түбән Кама, Чирмешән, Бөгелмә, Ютазы, Азнакай, Сарман районнары мөхтәсибәтләре катнашты. Волейбол турниры мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, төбәк казые һәм Ютазы имам-мөхтәсибе Марат Мәрданшин хәер-фатихасы белән ачылып китте. Хәзрәтләр спорт белән кызыксынган мөселманнарга уңышлар теләделәр.
Спорт чаралары төрле мөхтәсибәт мөселманнарына аралашу, күрешү, танышу өчен бер сәбәп булып тора. Моннан тыш яшьләргә рухи һәм физик ныклыкны дәгъватлау, тәрбияләү ысулы да.
Турнирдар түбәндәгеләр җиңү яулады:
1 урын – Бөгелмә,
2 урын – Сарман,
3 урын - Баулы.