20 мартта Чирмешән мәчетенә район мөслимәләре җыелды. Мөслимәләрнең беренче җыелышында 80ләп төрле яшьтәге ханымнар, туташлар җыелган иде.
Мәчет мөгаллимәләре аларга динебез кыйммәтләре хакында вәгазьләр сөйләделәр. Төрле конкурслар үткәрелде, мөселман киемнәре тәкъдим ителде, кыз балалар спектакль күрсәттеләр, ахырда мөнәҗәтләр башкарылды. Чара бик җылы узды, җыелган халык канәгать калды. Кичәне оештыручы Диләрә Хановага рәхмәтләрен белдерделәр, дип хәбәр итәләр Чирмешән мөхтәсибәтеннән.