24 мартта КФУның КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында “Мөселман журналисты мәктәбе” эшли башлады. Укулар 28 мартка кадәр бара. Әлеге проект абитуриентларны РИИга укырга керергә әзерләү, журналист һөнәре үзенчәлекләре белән таныштыру максатыннан оештырыла.
Дәресләрне үткәререгә КФУ һәм РИИ мөгаллимнәре чакырылган. Журналистлар мәктәбен оештыручы КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтының “Язма мирас һәм археография” үзәге җитәкчесе Резеда Сафиуллина әйтүенә караганда, мондый төр укулар узган ел РИИ студентлары өчен оештырылган булган. Быел исә мәктәп журналистика өлкәсен сайларга теләгән барча абитуриентларны күз алдында тотып уздырыла.
Кызыксынучылар өчен электрон почта -amy_17@mail.ru. Телефон – 89172635834.
Россия ислам институтында журналистларны 3 ел инде әзерлиләр. Быел бу юнәлештә укырга теләүчеләр өчен 15 бюджет урыны каралган.
РИИның кабул итү комиссиясе - (843)251-01-55, адрес: Казан, Газ урамы,19. Рәсми сайт: http://kazanriu.ru/