Мөфти Әтнә мөхтәсибәтендә район җитәкчесе белән очрашты, ветераннар белән бергә дога кылды

25 март 2015 ел 13:04

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әтнә мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла. Биредә ул иртән район башлыгы Габделәхәт Хәкимов белән очрашты. Очрашуда, шулай ук, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев катнашты.

Очрашуда сүз райондагы дини вәзгыять хакында барды.

Габделәхәт Хәкимов Камил хәзрәткә районга килүе һәм җирлектә дини эшчәнлек алып баруда зур ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтен белдерде. Район башлыгы имам-мөхтәсиб, имамнар эшчәнлеген югары бәяләде. Әтнәнең Гатаулла бай, Шиһабетдин Мәрҗани кебек дингә хезмәт иткән олуг шәхесләр белән данлыклы булуын билгеләп узды. Халыкка олуг шәхесләрнең рухи мирасын җиткерү бүген иң зур бурычларның берсе булуы хакында әйтте. 

Камил хәзрәт үз чиратында җирлектәге дин әһелләренең район хакимияте белән аңлашып-килешеп эшләвен ассызыклады. Агымдагы елның нәзарәт тарафыннан дин галимнәре елы буларак узуын искә төшерде һәм рухи мирасны сакларга, өйрәнергә чакырды. Моннан тыш мөфтият эшчәнлеге турында сөйләде, алдагы чаралар турында хәбәр итте.

Район хакимиятендә узган очрашудан соң мөфти хәзрәтләре ветераннар өчен уздырылган чарада катнашты. Әтнәнең Г. Тукай исемендәге дәүләт драма театрында сугыш һәм тыл ветераннарын зурладылар.

Тантаналы чара мөфти хәзрәтләренең Коръән укуыннан һәм Бөек Ватан сугышында ятып калганар рухына дога кылуыннан башланды. Аннары ул ветераннарга туган илебезне саклаулары, батырлыклары, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәүләре өчен рәхмәт сүзләре әйтеп, ныклык, сәламәтлек теләде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана