Мөфти олуг дин галиме Мәрҗани туган ягында

25 март 2015 ел 14:20

Мөфти хәзрәтләре Әтнәгә сәфәре кысаларында танылган татар дин галиме, фәлсәфәче, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани (1818 -1889) музеенда булды.

Әлеге музей олуг шәхеснең туган ягы Комырхуҗа авылында урнашкан.    Ш.Мәрҗани музеенда үзенчәлекле  экспозицияләр саклана. Биредә  хәзрәтнең туган ягындагы тормышын, Бохарада укыган чорын чагылдырган әйберләрне күрергә мөмкин. Казан чоры материаллары, Шиһаб хәзрәтнең шәхси әйберләре, китаплары да урнаштырылган. Ш.Мәрҗани музее милли традицияләрне саклауда, галимнең эшчәнлеген өйрәнүдә әһәмиятле урын алып тора.

Камил хәзрәт экспонатлар белән танышып чыккан соң,  музей хезмәткәрләренә нәзарәт тарафыннан Мәрҗани хезмәтләре бастырылуы һәм быел татар дин галимнәренә багышланган төрле чаралар уздырылуы хакында сөйләде. Олуг шәхесләрне өйрәнүдә җирле халыкның катнашуын, имамнарның татар дин галимнәре рухи мирасын белүе зур әһәмияткә ия икәнне ассызыклады.

Мәрҗани музееннан соң нәзарәт вәкилләре “Әтнә туган якны өйрәнү музее” урнашкан  танылган морза Гатаулла Даутов музей-йортына юл тоттылар. Электән Олы Әтнә байлар авылы саналган. Ул замандагы байлардан бүген шушы икенче гильдия сәүдәгәре Гатаулла Даутов йорты сакланып калган. Аның таштан салынган кибетләре дә булган. Ул мануфактура һәм бакалея товарлары белән сәүдә иткән. Авыл халкына бик ярдәмчел, уңышлы сәүдәдән соң кеременең бер өлешен ярлыларга өләшә торган булган дип тә сөйлиләр.

Мөфти Әтнә туган якны өйрәнү музеенда Бәрәскә авылындагы борынгы таш мәчет тарихы белән дә танышты. Әлеге таш мәчет Екатерина II рөхсәте белән төзелгән. Бәрәскә мәчете бик борынгы һәм үзенчәлекле биналардан санала. Казан ханлыгы чорыннан соң татар җирендә төзелгән беренче таш мәчет ул. 18 гасыр архитектура һәйкәле саналучы таш мәчет Ибраһим бин Йосыф морза акчасына төзелгән. Шунысы да кызыклы, Казандагы моңа охшаш "Мәрҗани" мәчете 1770 елда, Бәрәскә авылындагы мәчеткә караганда бер ел соңрак ачыла. Борынгы мәчетне төзекләндерү планлаштырыла. 

Бәрәскә мәчете төзелү турында Шиһабетдин Мәрҗани “Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” исемле танылган тарихи хезмәтендә язып калдыра: “Авыл уртасындагы таш мәчетне шул авыл кешесе Ибраһим бине Йосыф бине Әснай бине Исәнкол бине Борнагыл 1183 (1769) ел азагында бик нык итеп, баскычларын чуеннан ясатып салдырган”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана