Әтнә имамнарына шәһадәтнамәләр бирелде

25 март 2015 ел 14:33

Әтнә районы имамнары шәхадәтнамәле булды.   Шәхадәтнамәләрне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Олы Әтнә авылының үзәк мәчетендә тапшырды. Моннан тыш ул биш имамга озак еллар динебезгә хезмәт итүләре һәм активлык күрсәтүләре өчен нәзарәтнең рәхмәт хатларын бирде. Бүгенге көндә районда 34 мәчет эшләп килә.

Мөфти хәзрәтләре имамнарга үзенең үгет-нәсихәтләрен, теләкләрен җиткерде, мәхәлләләр тормышына кагылышлы сорауларга да җавап бирде. Дин юлына яшьләрне күбрәк җәлеп итәргә, яшь буынга татар халкының рухи мирасын җиткерергә һәм иҗтимагый эшләрдә актив катнашырга чакырды.

Шәхадәтнамә тапшыруда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Сәгъдиев та катнашты. 

МӨФТИ ӘТНӘ МӨХТӘСИБӘТЕНДӘ РАЙОН ҖИТӘКЧЕСЕ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ, ВЕТЕРАННАР БЕЛӘН БЕРГӘ ДОГА КЫЛДЫ

МӨФТИ ОЛУГ ДИН ГАЛИМЕ МӘРҖАНИ ТУГАН ЯГЫНДА

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана