Чаллыда балалар арасында 20 нче Коръән уку бәйгесе узды

26 март 2015 ел 13:24

 25 мартта Чаллының “Ак мәчет”е янәдән балаларның шатлыклы авазларына күмелде. Биредә 20 нче тапкыр балаларның республика күләмендә Коръән уку бәйгесе үтте. Бу юлы Удмуртиянең Можга шәһәреннән һәм җөмһүриятебезнең 15 шәһәр-районыннан (Кукмара, Актаныш, Теләче, Чирмешән, Тукай, Әлмәт, Түбән Кама, Норлат, Яңа Чишмә, Алабуга, Азнакай, Сарман, Әгерҗе, Балтач) 198 бала Аллаһы китабын дөрес уку буенча осталыкларын күрсәтергә җыелдылар.

 Чаллы шәһәрендәге балаларның ошбу Коръән уку бәйгесе инде традициягә кергән. Оештыручылары һәм төп спонсорлары – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы Мөхтәсибәте һәм “Ислам нуры” Дини-эшмәкәрлек Үзәге. Шулай ук быелгы бәйгене үткәрүгә Чаллы мәчетләре, нәзарәт каршындагы “Хәләл стандарты” Комитеты, “Зәкят” фонды, “Хозур” нәшрияты, дин кардәшләребез Ильяс хаҗи Абязов, Радик Нәгыйм улы Галләмов, Нәсимә ханым Садыкова ярдәм күрсәттеләр. Бәйге ел саен укучыларның язгы каникул чорында уздырыла һәм республикабыздан тыш күрше Удмуртиянең, Киров өлкәсенең, Башкортостанның яшь Коръән укучыларын да җәлеп итеп килә. Балалар аны көтеп алалар. Чөнки бәйгедә алар бер-берсе белән аралаша, үз белемнәрен башкалар белән чагыштырып карый ала.

Бәйгенең приз фонды да зур. Быел, мәсәлән, 8 яшь төркеменең һәркайсында 6 призлы урын билгеләнде (ярыш шартлары буенча һәр яшь төркемендә 3 призлы урын каралган). Моннан тыш һәр катнашучыга 20 еллык уңаеннан махсус әзерләнгән төсле тышлы блокнот, юбилей логотибы төшерелгән авторучка, календарьлар, Коръәннең Казан басмасы һәм башка бүләкләр тапшырылды. Шулай ук бәйгедә катнашучы балалар хөрмәтенә аш мәҗлесе дә уздырыла. 

 Бәйге бик гадел бара. Чөнки жюри җиңүчеләрне балл системасы нигезендә  Коръәнне дөрес итеп уку осталыгын иң башта мәктәпкәчә яшьтәге балалар күрсәтте. Быел бу төркемдә 25 малай һәм 15 кыз чыгыш ясады. 

Иң кечкенәләренә 4 яшь иде. Нәтиҗәдә иң югары баллны Түбән Кама шәһәреннән 6 яшьлек Хәниф Гомәров туплады. Икенче, өченче призлы урыннарда – Балтачтан Гадел Фәсхетдинов һәм Чаллыдан Бәшир Саттаров. 

Алар кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнарга ия булдылар. Бу төркемдә IV, V, VI урыннарны Әгерҗедән Нуриман Корбанов, Алабугадан Рәдҗәб Мамедов, Әлмәттән Мөхәммәт Әүхәдиев яуладылар.

Кечкенә кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Әлмәттән Җәннәт Минсабирова (I) һәм Әминә Әүхәдиева (II) күрсәттеләр. III урында – Актаныштан Исламия Исламова. 

Бу төркемдә калган призлы урыннарны алучылар: Можга шәһәреннән Ясминә Газизуллина (IV), Әлмәт районының Колшәрип авылыннан Хәлимә Әүхәдиева (V), Чаллыдан Хәдидҗә Хаҗиева (VI). 

10 яшькә кадәрге малайлар төркемендә җиңүчеләр:

Түбән Камадан Сөләйман Шәйдуллин (I),

Әлмәттән Раян Хуҗин (II), Түбән Камадан Йосыф Галиев (III),

Түбән Камадан Диншат Сөләйманов (IV),

Әлмәттән Әмин Әүхәдиев (V),

Чаллыдан Мөхәммәд Саттаров (VI).

 10 яшькә кадәрге кызлар арасында призлы урыннарны яулаучылар: 

Чаллыдан Айсылу Хаҗиева (I),

Кукмарадан Фатыйма Шәрипова (II), 

Әлмәттән Наҗия Мөфлихунова (III),

Түбән Кама районы Шәнгәлче авылыннан Әминә Әүхәдиева (IV),

Түбән Кама шәһәреннән Амалия Шәйдуллова (V),

Түбән Кама шәһәреннән Зәйнәб Хәйретдинова (VI).

 13 яшькә кадәргеләр төркеме быел иң күп санлысы булды. Бу яшь 

төркемендә 35 малай һәм 38 кыз үз осталыкларын күрсәтте.

Малайлар арасында җиңүчеләр:

Түбән Кама районының Шәнгәлче авылыннан Әхмәт Әүхәдиев (I),

Әлмәттән Габдулла Әүхәдиев (II),

Әлмәттән Әхмәт Хаметов (III),

Түбән Камадан Габдулла Шерматов (IV),

Кукмарадан Габделгазиз Шәрипов (V),

Чирмешәннән Илсур Таһиров (VI).

 Кызлар арасында:

Әлмәттән Хәбибә Мөфлихунова (I),

Түбән Камадан Гайшә Хәйбрахманова (II),

Чаллыдан Мәликә Гомәрова (III),

Әлмәт районының Колшәрип авылыннан Сафия Ханнанова (IV),

Алабуга шәһәреннән Розалия Шәйдуллина (V),

Сарманнан Әминә Ибраһимова (VI). 

 Бәйгене 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар төркемнәре тәмамлый. Бу яшь төркемендә 26 егет үз осталыгын күрсәтте. Алар арасыннан җиңүчеләр: 

Әлмәттән Габденур Әкбарханов (I),

Түбән Камадан Габдрахман Әүхәдиев (II),

Балтачтан Илназ Шәрәфов (III),

Түбә Камадан Хәмзә Хәбибрахманов (IV),

Түбән Камадан Исхак Әгъләмов (V),

Түбән Камадан Нурулла Шерматов  (VI) .

 Кызлар арасында җиңүчеләр:

Әлмәттән Асия Мөфлихунова (I),

Кукмарадан Назилә Шәрипова (II),

Әлмәттән Алия Хәсәншина (III),

Әлмәттән Әсма Әүхәдиева (IV),

Яңа Чишмә районының Тубылгытау авылыннан Румия Кәримова (V),

Әлмәттән Шабнам Сәидова (VI).

 Җиңүчеләрне бүләкләү өйлә намазыннан соң булды. Аннары балалар алдагы елда кабат очрашу теләге белән өйләренә таралыштылар. 

   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана