Дин һәм фән әһелләрен берләштергән үзәк барлыкка килде

26 март 2015 ел 15:08

Бүген Казанда Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү  мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге ачылды.Үзәк ислам мәгарифе өлкәсендә уку-укыту, фәнни һәм методик ресурсларны берләштерү максатыннан оештырылды. Берләштерү дигәндә сүз, мәгълүмат-мәгариф кырында дини һәм дөньяви институтларны һәм фәнниоешмаларның үзара хезмәттәшлеген, элемтәсен булдыру күз алдында тотыла. Динара һәм милләтара мөнәсәбәтләр сәясәтен коруда мондый бердәмлек аеруча әһәмиятле.

Үзәк Казан федераль университеты тарафыннан Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында оештырылды. Үзәкнең төп партнеры - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте. Үзәк ачу тантанасы  Казан федераль университеты Илшат Гафуров чыгышыннан башланды.

Чарада  мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан мәдрәсәләре җитәкчеләре катнашты. Күп сандагы кунаклар, фән эшлеклеләре җыелган иде.

Рәфыйк Мөхәммәтшин үзәк ачылу тантанасында  дин әһелләре һәм галимнәрнең үзара хезмәттәшлеге  2007 елдан тормышка ашырылып килүче Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү программасы кысаларында алып барылуы хакында әйтте. “Без бергәләп әсбаплар әзерләдек, фәнни-дини китаплар чыгардык. Үзәк шушы хезмәттәшлекне дәвам итү өчен  яңа инструмент булыр дип уйлыйм”, - диде.

Бүген үзәк ачылу уңаеннан  дин һәм фән әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар катнашында берничә чара оештырылды.

Дини темаларны яктыртучы журналистлар катнашында “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Шулай ук  Ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүче белгечләр әзерләү буенча максатчан федераль программа нигезендә КФУ ның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты нәшер иткән китаплар тәкъдим ителде.  Кунаклар “Казанское исламоведение” журналының беренче саны белән таныштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана