Әлмәттә имамнар җыелышы узды

26 март 2015 ел 15:20

Бергә эшләсәк кенә эшебез нәтиҗәле булачак! Әлеге сүзләр белән Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт җыелышында шәһәребез һәм районыбыз имамнарына мөрәҗәгать итте. Ул мөхтәсибәт эшчәнлеге һәм яңа уңышлар белән таныштырды. “Коръән укучы балаларның Яр Чаллыда үткән XX республика бәйгесендә 24 призлы урыннан 10сы Әлмәт балалары яулады. Бу Әлмәт районы мөхтәсибәтенең эшчәнлеге нәтиҗәсе. Шәһәребездә малайлар һәм кызлар өчен Коръән ятлау өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган”, - дип ассызыклады ул. Фәһим хәзрәт чыгышы ахырында имамнарга рәхмәтен  җиткерде һәм бердәм булып эшләргә, мәчетләргә халыкны җәлеп итәргә, динебез кыйммәтләрен җиткерергә чакырды. 

Шулай ук ул “Зиннур” мәчетенең рәисе Зиннур хәзрәт Шәйхетдиновка шәһәребездә ислам дине үсешенә зур өлеш керткән өчен һәм 80 яшьлек юбилее белән тәбрикләп "Рәхмәт хаты"н тапшырды.

Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Әлмәт мөхтәсибәтенең киләчәккә планнары белән дә таныштырды. Бу – мөселман зиратлары буенча эш төркемен  булдыру, Әлмәт күрмәүчеләрен Казанның “Ярдәм” тернәкләнү үзәгенә җибәрү, мәчет мөгаллимәләре белән тыгыз элемтә булдыру.

Җыелышта  имамнар мәчетләрнең көнкүреш эшләре, мөселманнарны борчыган сораулар хакында фикерләштеләр. Һәрбер имамга җыелыш ахырында “Хузур” нәшрияты тарафыннан бастырылган аудиодисклар һәм дини китаплар бүләк ителде.

Энҗе Хасаншина, Әлмәт

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана