Һәр яз саен, традиция буларак, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре Югары Отарда урнашкан балалар йортында тәрбияләнүчеләргә яз кояшы җылысын бүләк итә. Бу елда да алар “Мәрхәмәтлек кыл” шигаре астында әлеге йортка сәфәр кылдылар.
Шәкертләр балаларга чын мәгънәсендә язгы кәеф белән бәйрәм бүләк итте: балалар төрле уеннарда катнашты, бүләкләргә шатланды. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр үзләре дә мәдрәсә шәкертләрен көтеп торганнар: шигырьләр укыдылар, җырлар җырлап үзләренең талантларын күрсәттеләр.
.