Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Азат Гайнетдинов белән очрашты.
Очрашу барышында Азат Гайнетдинов оешма алып барган эшчәнлек белән таныштырды. Татарстанның иҗтимагый палатасында руханилар, министрлык һәм идарә тармагы вәкилләре катнашында үткән иректән мәхрүм ителгәннәрне тернәкләндерү проектына багышланган түгәрәк остәл турында сөйләде.
Бүгенге көндә “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге”нең рәсми сайты эшләп килә, оешмага багышланган брошюралар һәм буклетлар басыла. Азат Гайнетдинов әйтүенчә, үзәк ачылганнан бирле төзәтү колониясеннән чыккан 4 кешене эшкә урнаштырганнар. Ә күптән түгел генә 2нче һәм 19нчы төзәтү колонияләрендә тернәкләндерү программасын тәкъдир иткәннәр.
Кунак Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе җәза бирүне үтәү Федераль хезмәте җитәкчелеге белән дә тыгыз элемтәдә булуын әйтте. Шунысы мөһим, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” төзәтү колонияләрендә төрле җитештерү эшчәнлеген оештыру өчен инвесторлар җәлеп итү белән дә шөгыльләнә.