25 март көнне Буа мөхтәсибәте Иске Лашчы авылында вәгазь кичәсе үткәрелде. Анда имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт “Хаҗилар” мәчете имамы Фәим хәзрәт, авыл имамы Рәфил хәзрәт катнашты.
Хәзрәтләр авыл халкына Исламның кыйммәтен һәм аның нигезләрен аңлаттылар. Тыңлаучылар дин әһелләренә нәсихәтләре өчен рәхмәт әйтеп, җылы сүзләр әйттеләр.