Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе вәкилләре һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов белән очрашты. Очрашу “Туган авылым” комплексында узды.
Дин әһелләре һәм мөселман эшкуарлары очрашу дәвамында бүгенге дини вәзгыять турында фикер алыштылар.
Ассоциация вице-президенты, оешманың Татарстан бүлеге җитәкчесе Радик Габдрахманов Дамир Мөхетдиновны 2015 елга планнар белән таныштырды. Мөселман эшкуарлары оешмасы эшчәнлеге хакында сөйләде.
30 мартта сәгать 19:00 дә «Туган Авылым»да (Туфан Миңнуллин, 14/56) Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясенең Татарстан вәкиллеге тантаналы төстә ачыла.
Әлеге тантана кысаларында оешма эшчәнлеге тәкъдим ителәчәк, төп юнәлешләр билгеләнәчәк. Билгәнебезчә, 2014 елның декабрь аеннан ассоциация белән танылган эшкуар Марат Кабаев җитәкчелек итә.
Чарада катнашу һәм хезмәттәшлек кору өчен телефон: 89046666619 (Марсель Сабиров).