Казан федараль университетында Россиякүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды. "Россия халыкларының цивилизацияле сайлавы" дип аталган чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан һәм Казан митрополиты атакай Анастасий, күп сандагы фән эшлеклеләре катнашты.
Әлеге конференция Казан рухи семинариясе, Россия ислам институты, Россия Фәннәр академиясенең Шәрыкне өйрәнү институты һәм Казан федераль университеты арасында төзелгән дүрт яклы килешүгә язылган максатларны тормышка ашыру ниятеннән үткәрелде. Бу килешү 2014 елның 21 ноябрендә Казан (Иделбуе) федераль университетында төзелгән иде.
Конференциянең пленар утырышында ясагын чыгышында Камил хәзрәт безнең җирлектә төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара дустанә, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләре сөенечле күренеш булуын билгеләп узды. "Казан рухи семинариясе, Россия ислам институты, КФУ һәм Татарстан Фәннәр академиясе институты арасында төзелгән килешү үзара хезмәттәшлек коруда тагын бер күпер булып тора. Бер-беребезнең тәҗрибәсен, юлын өйрәнү аңлашу һәм гыйлем үстерү өчен иң мөһим чара", - диде Камил хәзрәт.
Конференция кысаларында фән һәм дин өлкәсе вәкилләре динара мөнәсәбәтләрне, тарихи үзенчәлекләрне, дини-фәлсәфи карашларны чагылдырган күп сангаы чыгышлар ясадылар, үзара киҗәштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.