Мөслимдә мөселман яшьләре спартакиадасы өченче мәртәбә оештырылды

30 март 2015 ел 10:46

29 мартта Мөслим районында республикакүләм мөселман яшьләре спорт  уеннары булып узды. Өч ел рәттән уздырылган бу спартакиадада 9 мөхтәсибәттән 11 команда катнашты. 

Спартакиада үз эченә йөзү (шәхси беренчелек), йөзү (эстафета, 200 м), волейбол, өстәл теннисы, канат тарту кебек спорт төрләрен алган иде.  Егетләр әлеге спорт уеннарында бар егәрләрен биреп көч сынашты, бердәмлекләрен һәм оешканлыкларын күрсәтте. 

Уен төрләре буенча гомуми нәтиҗәләрдән чыгып, көчле командалар билгеләнде, күрсәткечләр түбәндәгечә:

1 – Сарман, 2 – Әлмәт, 3 – Кама Аланы, 4 – Мөслим районы командалары. 

Быелгы уеннарны ештыручылар, башка еллардан аермалы буларак, уеннар тәртибенә, хөкемлек итүгә  үзгәрешләр дә кертеп, уеннар барышын камилләштерүгә ирешкәннәр. 

Катнашучылар өчен ашханәдә иртәнге җылы чәй, төшке ашка тәмле пылау әзерләнгән иде. Спартакиада Йосыф хәзрәтнең вәгазе белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана