27 мартта Буа мөхтәсибәтенең Карлы авылында имам Равил хәзрәт авырып китү сәбәпле вакытлыча Җәмил хәзрәт билгеләнде. Аны мәчет картлары бер тавыштан сайлады. Җыелышта имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт, “Хаҗилар” мәчете имамы Фәхим хәзрәт катнашты.
Алар яш имамны эшләтергә, аңа барча мөмкинчелекләрне тудырырга кирәк дип, үзләренең нәсихәтләрен җиткерделәр.
Чара Коръән укып, догалар кылып тәмамланды.