ТР МДН делегациясе Димәшкъ шәһәренә сәфәре кысаларында иң борынгы зур мәчеттә дога кылдылар

31 март 2015 ел 10:22

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегациясе Димәшкъ шәһәренә сәфәре кысаларында иң борынгы мәчеттә булдылар. Татарстан делегациясе белән бергә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов та 2013 елда мәрхүм булган ислам галиме Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутый рухына дога кылды. Татар дин әһелләрен Рамазан әл-Бутйның улы - шәех Тәүфыйк озата йөрде. Шама мөселман галимнәре берлеге җитәкчесе, танылган исдам галиме, Димәшкъ университеты шәригать факультеты деканы урынбасары Тәүфыйк шәехнең Россия ислам университетында лекцияләр укырга берничә мәртәбә килгәне бар.

Шулай ук дин әһелләре пәйгамбәр Яхья ибн Зәкәрия галәйһиссәлам каберен зиарат кылдылар. Аннары мәчеттә ястү намазын укыдылар.

Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Сүриядә “Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутый: аның карашлары һәм хезмәтләре” дип аталган конференция оештырылды. Олуг галимнең шәригать фәннәре, этика, әдәбият, фәлсәфә, социология өлкәсенә караган 60тан артык китабы бар. Ислам дөньясында тирән якты эз калдырган галим 1929 елда Төркиядә туган, аннары әтисе аны дүрт яшендә Сүриягә алып китә. Биредә ул олуг шәхес булып үсә- Әл-Әзһәр университетын тәмамлый, Димәшкъ шәһәре университеты шәригать фәннәре факультеты деканы була.

Конференция эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, мөгаллим Рөстәм Нургалиев катнаша. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана