Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясенең Татарстан вәкиллеге эшли башлады

31 март 2015 ел 11:18

30 мартта Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясенең Татарстан вәкиллеге тантаналы төстә ачылды. Әлеге вакыйга уңаеннан «Туган Авылым» комплексына Россиянең төрле төбәкләреннән, Мәскәүдән һәм Казаннан – җәмгысе 200гә якын татар мөселман эшкуарлары җыелды.

Чарада Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев, оешма вице-президенты Айдар Шаһимәрданов, Татарстан бүлеге җитәкчесе Радик Габдрахманов,  ассоциациянең чит илләр белән элемтәләргә җаваплы вәкиле - Хәйдәр Камалетдинов, ислам финанслары мәсьәләләре буенча җаваплы вәкиле Ренат Габбасов, җәмәгатьчелек һәм яшьләр юнәлешен алып баручы Марсель Сабиров катнашты.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин эшкуарларны мөфти исеменнән сәламләде һәм Татарстан бүлеге эшли башлавы белән котлады. Шулай ук хәзрәт ислам диненең сәүдә эшләренә, эшкуарлыкка карата  мөнәсәбәте хакында сөйләп, үзенең нәсихәтләрен җиткерде.  

Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе вәкилләре чарага җыелган кунакларны, бизнесменнарны, журналистларны оешма эшчәнлеге, планнары белән таныштырдылар.

Ассоциациянең төп максаты мөселман эшкуарларын берләштерү, ислам икътисадын җәелдерү, төрле төбәк һәм чит илләр мөселман эшкуарлары арасында элемтәләр булдыру, мөселман илләреннән инвестицияләр кертүдә булышлык итүдән һәм мөселман икътисады гыйлемен арттыруга ярдәм итүдән гыйбарәт.  2015 елга ниятләнелгән аерым чараларга килгәндә, Казанда федераль ифтар уздыру, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган вакыйгаларда катнашу ниятләнелгән.

Шулай ук Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге ачылу уңаеннан оештырылган очрашуда “Мөселман эшкуарлары Кодексы” таратылды. Әлеге Кодекс “Кулда – кертем, йөрәктә - сөекле Раббыбыз” шигаре астында язылган. Кодекста  эшкуарлыкның дини нигезләре, мөселман эшкуарларының җәмгыятьтә тоткан урыннары, хәйриячелек эшләре һәм башкалар хакында Коръән аятьләренә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең хәдисләренә, тормышыннан алынган мисалларга, дини һәм дөньяви кануннарга таянып аңлатылган.

“Мөселман эшкуарының максаты - керемен арттыру . Шул ук вакытта ул шәригать кануннары чикләреннән чыкмый, чөнки Аллаһы Тәгалә кешеләргә уңышларга ирешү һәм зарардан, куркынычтан саклану өчен шәригатьне биргән”, - дип язылган Кодекста. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана